Бүген Алабугада Ford Sollers заводы мәйданнарында Aurus Senat Россия люкс автомобильләрен серияләп чыгару башланды. Видеоэлемтә форматында эшләтеп җибәрү тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнашты.
Россия Президенты үз мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, автомобильне эшләү Европа һәм Азия белгечләре һәм инженер үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылды, бигрәк тә комплектлау детальләре белән тәэмин итүчеләрнең 70% ка якыны — Россия производствосының комплектлау өлешләре.
«Татарстанда җитештерү мәйданчыгын ачу - регион үсеше өчен тагын бер стимул. Татарстан бик күп күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә, әмма заманча эш урыннары барлыкка килү, социаль бурычларны хәл итү өчен кирәк булган салым керемнәрен арттыру исәбенә Татарстан тагын бер адым алга таба барачак», - диде Владимир Путин.
Беренче автомобильләрне июнь аенда ук төяп җибәрү планлаштырыла. Aurusның зур өлешен Якын Көнчыгыш илләрендә, ә аннары Кытай һәм Көнбатыш Европа базарларында тормышка ашыру планлаштырыла.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров шулай ук искә төшергәнчә, бүген тулы цикл буенча — кузовларны эретеп ябыштырудан алып финал сынауларына кадәр - «Сенат» моделе производствосы эшли башлады.
«Җыю линиясеннән булачак һәр машина буенча заказчыларга индивидуаль карарларның киң спектры тәкъдим ителә», — дип билгеләп үтте Мантуров.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина шулай ук Татарстан территориясендә «люкс» класслы автомобильләр җитештерүне башлап җибәрүнең гаять зур әһәмиятен билгеләп үтте.
«Татарстанда Aurus җитештерүенең старты - Россиянең яңа автомобиль, машина төзелеше үзәге брендын төзүгә тагын бер адым. Татарстан Республикасының моның өчен барысы да бар: теләсә кайсы өлкәдә производстволарны урнаштыру өчен иң күп махсус икътисадый зоналардан башлап, югары класслы кадрларга кадәр һәм Россиянең барлык төбәкләре арасында традицион рәвештә иң яхшы инвестицион климатка кадәр», - дип белдерде агентлык башлыгы.
Татарстанда җитештерелә торган «люкс» класслы автомобильләргә бәя сәясәте 18 миллион сумнан башлана. Элегрәк әйткәнчә, беренче партия опциональлекнең иң югары дәрәҗәсе булган чыгарылышка барачак һәм 22 млн сумга җитәчәк.