Талия Миңнуллина Петербург икътисадый форумында «Спутник» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Sputnik» халыкара яңалыклар агентлыгы белән Санкт-Петербургтагы халыкара икътисади форумда DiDi компаниясенең Казандагы эше һәм Иннополиста Фәнни-тикшеренү үзәге ачылуга бәйле аның перспективалары турында, шулай ук Midea суыткыч җиһазларын җитештерү заводын файдалануга тапшыру планнары турында сөйләде.

«Didi Chuxing компаниясе Татарстан Республикасы аша Россия базарына чыкты. Аларның үз эш стандартлары бар, алар хезмәтләр күрсәтәләр. Без DiDi белән Иннополиста Фәнни-тикшеренү үзәген ачу мөмкинлеге турында сөйләшәбез, анда без транспорт өлкәсендә тикшеренүләрнең һәм эшләнмәләрнең уртак нәтиҗәләрен кертәчәкбез», – белдерде Талия Миңнуллина басма белән әңгәмәсендә.

Агентлык башлыгы шулай ук республика өчен шундый зур компания белән уртак эшнең мөһимлеген ассызыклады, DiDi илләре географиясен билгеләп үтте. Күп кенә чит ил партнерлары белән эшләү тәҗрибәсе Татарстанда юл хәрәкәте өчен нәтиҗәле карарлар кертергә ярдәм итәчәк.

«Бер яктан, бу республикада кешеләргә сыйфатлырак хезмәт күрсәтү, икенче яктан, безнең өчен – регион үсеше өстендә эшләү өчен яңа корал», – дип Талия Миңнуллина өстәде.

Didi Chuxing 2020 елның җәендә Россия базарына чыкты һәм Казанны да кертеп, 36 шәһәр ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International