Татарстан - инвестицион климат буенча Россия төбәкләре арасында тотрыклы рәвештә беренче!

2021 елның 4 июне, җомга

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумында Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышының еллык Милли рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде. Татарстан, Мәскәү федераль үзәгенә генә калышып, Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында икенче урынны алды.

«Без Татарстанның инвестицион командасы үткәрә торган системалы эш федераль үзәк бәяләвендә дә чагыла. Без (төбәкләр арасында) янә беренче. Алга, Татарстан!», — дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Россия Президенты Владимир Путин ассызыклаганча, рейтинг төбәкләрдә вәзгыятьне объектив бәяләргә һәм иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерергә генә түгел, ә төбәкләрнең идарә командаларына гражданнардан кире элемтә алырга һәм кешеләрне борчыган проблемаларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Бизнес өчен уңайлы шартлар булдыру эше, пандемиягә карамастан, туктатылмады: 85 төбәкнең 40ы узган ел белән чагыштырганда, үз интеграль индексларын яхшыртты. Шул ук вакытта узган ел рейтингында исемлекнең икенче яртысында булган субъектлар, ягъни артта калучылар күбрәк арткан», - дип белдерде рейтинг презентациясендә СИА башлыгы Светлана Чупшева.

Илкүләм рейтинг бизнес өчен уңайлы мохит формалаштыру буенча барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең тырышлыгын бәяли. Ул бәяләүнең дүрт юнәлешен үз эченә ала – җайлау мохите (бизнес өчен процедуралар), инфраструктура һәм ресурслар, бизнес өчен институтлар һәм кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү. Беренче тапкыр рейтингны 2014 елда ПХИФта тәкъдим иттеләр. Рейтингны СИА илнең алдынгы эшлекле берләшмәләре катнашында төзи.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International