Бүген Әлмәттә Нефть саммиты-2021 эшли башлады. Саммитта катнашучылар инновацияләр күргәзмәсендә, пленар утырышларда булдылар, шулай ук БМО Глобаль килешүе нигезендә нефть тармагын тотрыклы үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Саммитның төп көн тәртибе - 2021 елгы ягулык-энергетика комплексының глобаль көн тәртибе контекстында тотрыклы үсеш. Саммитның пленар дискуссиясе модераторы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.
Саммитта статс-секретарь – РФ финанслар министры урынбасары Алексей Сазанов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов һәм башкалар катнаша.
«Һәр илнең CO2 нейтральлегенә үз юлы бар. Россия юлын якларга кирәк. "Татнефть" инде бу юнәлештә хәрәкәт итә, аңа продукцияне экспортлауда ярдәм итәргә кирәк. Безнең дәүләт сәясәте яңа салымнар кертүгә түгел, ә бу өлкәдә ярдәм итүгә юнәлдерелергә тиеш», — дип билгеләп үтте Сазанов утырышта ясаган чыгышында.
Татарстан Президенты, үз чиратында, нефть чыгаруның гына түгел, ә аны алга таба эшкәртүнең мөһимлеген ассызыклады.
«Якын киләчәктә диярлек, бәлки, гомумән, нефть сату өчен булмаячак, без аны тулысынча эшкәртәчәкбез», — дип фаразлады Татарстан Президенты.