БМО ябык онлайн-семинарда Бөтендөнья ассоциациясе әгъзалары арасыннан дөньяның 40 инвестицион агентлыгы башлыкларына инвестицияләр буенча дөньяви доклад буенча аңлатмалар бирде.
UNCTAD директоры Джеймс Жан дөньяда чит ил инвестицияләре кимү тармакны 15 ел элек кире кайтаруын, һәм 2019 ел күрсәткечләренә үсеш һәм кире кайтаруны бары тик 2022 елда гына көтәргә мөмкин булуын әйтте. Шул ук вакытта, ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә дөнья икътисадында инвестицияләргә салынган 40 триллион доллардан артык «йоклый», ә бу дөнья тулаем эчке продуктының яртысы.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чарада Россиядән бердәнбер регионны тәкъдим итте.
"Жан әфәнде инвестицион өлкәдә барган күп кенә яңа чакырулар һәм алга китешләр билгеләде. Шуларның берсе - күпләп җитештерүдән кастомизацияләнгән продукциягә күчү. Бу безнең стратегиягә 100% туры килә, аның үрнәге булып Haier смарт-заводы тора. Аның төзелеше бер ай элек Яр Чаллыда башланды", - дип ТР ИҮА башлыгы хәбәр итте.