Бүген «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммитын ачу тантанасы узды. Ачылыш тантанасында Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Президентының баш киңәшчесе Мөджәһит Кючюкилмаз һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
«Мин барыгызны да "Россия - Ислам дөньясы" саммитын ачу тантанасында сәламлим. Зур күләмле чараны оештырган, 12 тапкыр уздырган өчен, Татарстанның зур командасына рәхмәт әйтәсе килә. Хәлнең үзенчәлекләренә карамастан, бер-берең белән күзгә-күз очрашып сөйләшү, дөньяның ничек үзгәрүе, Россиянең ачыклыгы мөһимлеге, яңа мөмкинлекләргә интеграцияләнү һәм Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек турында сөйләшү мөһим", - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында Максим Решетников.
Үз чиратында Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге - Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән приоритет.
Аннары ачылыш тантанасыннан соң KazanSummit хөрмәтле кунаклары һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, шул исәптән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Russia Halal Expo күргәзмәсендә булдылар һәм барлык теләүчеләр өчен күргәзмә ачтылар. "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2021" XII халыкара икътисадый саммиты һәм ике күргәзмә павильоны эшләячәк һәм 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.