Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашу

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Хөкүмәт делегациясе, аерым алганда, инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

«Әлеге чара елдан-ел абруй казана, анда катнашучыларның географиясе киңәя. Без сезгә форумга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәтлебез», - дип мөрәҗәгать итте республика Президенты очрашуда катнашучыларга.

Күп милләтле һәм күп конфессияле Россия өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек тышкы сәясәтнең иң мөһим векторларының берсе булып тора. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мөселман дөньясы белән уртак эшләүнең нәтиҗәле механизмнарының берсе булып тора. 2014 елдан башлап оешманы Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Төркемнең төп бурычлары арасында - Россиянең ислам дөньясы белән алга таба якынаюына һәрьяклап ярдәм итү, икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу, яшьләр һәм иҗтимагый оешмаларның үзара хезмәттәшлеген киңәйтү. Шулай ук Россия мөселман халыкларының традицион кыйммәтләрен алга этәрү буенча эш алып барыла.

“Без Татарстанга килгән һәр Илчегә һәм делегациягә халыкара саммитка килү һәм аның мактаулы кунаклары булуга рәхмәт”, – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International