KazanSummit 2021 кысаларында чит ил делегацияләре белән очрашулар

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Татарстан Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында БГӘ партнерлары белән хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен бәяли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бен Әхмәд Әл Зәйюди белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды. Очрашу кысаларында яклар киләчәк хезмәттәшлек өчен аеруча перспектив юнәлешләр, шул исәптән машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, туризм, үзара тәэмин итү күләмнәрен киңәйтү турында фикер алыштылар.

Үз дәрәҗәсендә Татарстан Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. БГЭ -икътисади элемтәләрне үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе. Татарстан белән БГЭ арасында товар әйләнеше узган ел 18 млн доллар тәшкил итте, агымдагы елның май ахырында Алабугада «Аурус» автомобильләрен серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Проект «Тавазун» Эмират холдингы белән берлектә гамәлгә ашырылды.

Татарстан Республикасы Президенты БГӘ җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге Илчесе Мөхәммәд Әл Джаберга «Дуслык» орденын тапшырды.

Бүген шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина составындагы Татарстан Республикасы Хөкүмәте делегациясе дә Кыргызстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

Очрашу барышында яклар цифрлаштыру, мәгариф һәм туризм инфраструктурасын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Узган ел Татарстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше 41 млн. доллардан артып китте, очрашуда сәүдә-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк, дип билгеләп үтелде. Уртак эш өчен өстенлекле юнәлешләр арасында - нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше, ИТ, медицина һәм фармацевтика, фән, мәгариф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International