KazanSummit 2021 кысаларында Төркия Республикасы делегациясе белән очрашу

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте делегациясе Төркия сәүдә министры Мәхмәт Муш җитәкчелегендәге Төркия Республикасы вәкилләре белән очрашты.

Мехмет Муш Татарстан Президентына Төркия компанияләренә ярдәм итүләре һәм аларның проектларын гамәлгә ашыруда актив ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Моның белән Төркия бизнесының Татарстанга карата кызыксыну артуы аңлатыла, дип ассызыклады министр.

Министр шулай ук Татарстан компанияләренең Төркиядәге инвестицион проектлары һичшиксез хупланачак, дип ышандырды. «Бу бик кыйммәтле проектлар. Алар буенча процесс бара инде. Без аларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен бөтен көчебезне куячакбыз», - дип өстәде Мехмет Муш.

Төркия - Татарстанның төп тышкы икътисадый партнерларының берсе, ул төбәк икътисадына коронавирус пандемиясенә кадәр 2 млрд доллар керткән. Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 480 млн доллардан артып киткән, узган ел үзара сәүдә күләме 360 млн доллар тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International