Төзелеш тармагында нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Бүген «Казан Экспо» Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында төзелеш тармагында нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина түгәрәк өстәл утырышында катнашты, анда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев катнаштылар.

Нефть, газ, химия форумы кысаларында үткән түгәрәк өстәлдә инвестицион үсеш агентлыгы 223 компания күрсәтелгән төзелеш материаллары җитештерүчеләренең каталогын тәкъдим итте. Катнашучылар шулай ук төзелеш тармагында республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү турында фикер алыштылар.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан докладчылар төзелешнең югары темплары төзелеш материаллары сәнәгатенең тиешле үсеш белән тәэмин ителергә тиешлеген һәм Татарстан җитештерүчеләре мондый масштаблы бурычларга әзер булуын билгеләп үттеләр. Узган ел нәтиҗәләре буенча 7 яңа предприятие ачылды. Шулай ук 2010 елдан башлап Татарстанда төзелеш өчен билгеләнгән продукция яки инновацион төзелеш материаллары һәм эшләнмәләр җитештерү өчен чимал булган продукция җитештерүгә юнәлдерелгән 60 тан артык химия һәм нефть химиясе производствосы файдалануга тапшырылган.

Аннары утырышта катнашучыларга төзелеш материаллары җитештерү өлкәсендә берничә инновацион технологияне тәкъдир иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International