«Татарстан Республикасында системалы эш алып барыла, нәкъ менә шуңа күрә инвесторлар килә. Ул күп кенә компонентлардан тора: бу федераль ярдәм чаралары да, бу шәхсән Татарстан Президенты җитәкләгән Инвестицион совет та, бу ышанычлы һәм республика икътисадына салынган кешеләрнең ирекле аралашуы өчен безнең тарафтан булдырылган Инвесторлар клубы да.
Шулай ук Талия Миңнуллина инвестициончылар белән эшләүдә кадрлар сәясәтенең өстенлеген аңлатты.
«Инвесторлар белән бер төбәк эчендә эшләүче кешеләр бер үк төрле уен кагыйдәләрен бер үк дәрәҗәдә трансляцияләргә тиеш. Аларның бу эшнең ничек оештырылуын тулысынча аңларга тиеш. Шуңа күрә без «Инвесторлар белән эшләү буенча алтын стандарт» булдырдык, ул безнең инвестицион порталыбызда ачык күренә», – дип билгеләде Агентлык җитәкчесе.
Әлеге сессиянең модераторы - Россия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, ә спикерлар - эре халыкара компанияләр һәм профильле дәүләт ведомстволары башлыклары.