Kazanexpress маркетплейсы җитәкчесе белән очрашу

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина KazanExpress маркетплейсына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Линар Хөснуллин белән очрашты.

Очрашуда маркетплейска нигез салучы компаниянең финанс уңышлары һәм компанияне киңәйтү планнары турында сөйләде. Ул социаль инфраструктура үсеше белән, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен сәнәгать һәм технопарк барлыкка килү белән 10000 кешегә исәпләнгән территорияне комплекслы төзү проектын тәкъдир итте. Әлеге проектны 30 га мәйданнан башлау планлаштырыла.

Бүгенге көндә Kazan Express компаниясенең табышы аена 1 млрд. сум тәшкил итә, ә агымдагы ел ахырына бәяләүләр буенча аена 3 млрд. сумга җитәчәк. Шулай ук «зур абые» – AliExpress – республика компаниясендә бүгенге көндә 30% тәшкил итә. Компания эшен 5000ләп сатучы тәэмин итә, шуларның 66% - Татарстан эшкуарлары.

Шулай ук Линар Хөснуллин хәбәр иткәнчә, бүген Kazan Express тәүлегенә 50 мең заказ белән тәэмин итә һәм ел ахырына әлеге күрсәткечләрне өчләтә башларга планлаштыра. Компания шулай ук Зөя мультимодаль логистика үзәге территориясендә 1 млн кв. м мәйданлы склад биналары ачарга планлаштыра. 2022 елда KazanExpress компаниясенең әлеге логистик хабы республика халкы өчен 10 меңнән артык эш урыны тәэмин итәчәк ,ә 2023 елда 27 мең эш урыны булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International