TCI Network: «Тотрыклы үсеш» дискуссион сессиясе

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген TCI Global Conference Бөтендөнья конференциясе кысаларында «Тотрыклы үсеш. Регионнарның тәртибе» темасына дискуссия Татарстан Республикасы Президенты катнашында узды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әлеге сессиянең модераторы булды.

Дөньяның берничә иленнән спикерлар, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән спикерлар, эре компанияләрнең кластер сәясәте экспертлары дәүләтләрнең һәм бөтен кешелек үсешенең глобаль концепцияләре турында фикер алыштылар.

2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясендә социаль-икътисадый үсеш нигезенә кластерлы якын килү салынган. Республикада нефть-газ химиясе, машина төзелеше, энергетика өлкәсендә көчле сәнәгать кластерлары эшли. Дискуссия сессиясе спикерлары билгеләп үткәнчә, бу Татарстанга Россия Федерациясе территориясендә беренче булып TCI халыкара кластер конференциясен кабул итәргә мөмкинлек бирде.

Дискуссиядә Татарстан Президенты, «Алар инновацияләргә, фәнни эшләнмәләрне һәм кооперация элемтәләрен гамәлгә кертүгә ихтыяҗ тудыра», дип, кластерлар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программаларның мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International