“Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең эшлекле иртәнге ашы

2021 елның 17 сентябре, җомга

Бүген «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышы булды. “Россельхозбанк”ның төбәк филиалында депутатлар төркеменең чираттагы утырышы узды.
Утырышта депутатларга «Үз туган ягыбызның» (фермерлардан натураль продуктлар китерү) проектын тәкъдир иттеләр. Әлеге цифрлы платформа һәр фермерга массакүләм аудиториягә үз продукциясен бушлай тәкъдим итәргә, аның турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Утырышта депутатлар төркеме әгъзалары агымдагы елның икенче яртыеллыгына һәм киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.
Депутат берләшмәсенең көн тәртибендә авыл халкына ярдәм итү мәсьәләләре дә кала: “Бүгенге көндә авыл территорияләренә социаль өлкәгә, мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләрен төзүгә, спорт базасын үстерүгә, мәдәният учреждениеләренә юнәлтелә торган зур кертемнәр булганда, кешеләрне авылда торак төзү, халыкны эш белән тәэмин итү, инфраструктураны үстерү юлы белән беркетү мәсьәләләре беренче планга чыга”.
Моннан тыш, якын арада депутатлар ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, Татарстанның мәдәни мирасын саклау һәм үстерү мәсьәләләрен карарга планлаштыра. Декабрьдә «Хатын-кыз игътибары» телефон линиясе булачак. Депутатлар, гадәттәгечә, инвалид хатын-кызлар арасында үткәрелгән «Татарстанның энҗе бөртеге» бәйгесендә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Кулга тотыныйк, дуслар» дигән иҗат фестивалендә катнашучыларны хуплыйлар, ә декабрьдә дәүләтнең аерым кайгыртуына мохтаҗ балалар өчен республика хәйрия чыршысы оештыралар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International