Татарстан Expo Dubai 2020дә дәрәҗәле кунакларны сәламли

2021 елның 3 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы стендын бүген «Россия» павильонында Мөхәммәд ибн Рашид Аль Мактум — Дубай Әмире, БГӘ премьер-министры һәм вице-президенты карады. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Аль Мактум әфәндегә республика стенды буенча экскурсия үткәрде һәм Татарстанның икътисадның барлык өлкәләрендә уңышлы кулланыла торган инновацион карарлар турында сөйләде, шулай ук 2022 елда Болгарда ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә һәм KazanSummit халыкара саммитына чакырды.

Шуны да искәртик: бүген, 3 нче октябрьдә, Дубайдагы Бөтендөнья күргәзмәсендә Татарстан стендының төп темасы «Мәдәният һәм туризм» булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International