Татарстанның эшлекле климатын яхшырту буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

ихтирамлы һәм хезмәт сөючән булырга тиеш. Ул чакта икътисадтагы вәзгыятьне дә тамырдан яхшырта алачак", — дип нәтиҗә ясады Марина Епифанцева.

СИА башлыгы, үз чиратында, шулай ук хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча икенче рейтинг эшләнгән – бу федерация субъектларында тормыш сыйфаты рейтингы. Ул милли рейтингка өстәмә булачак һәм үз эченә медицина, социаль яклау, мәгариф, торак, дәүләт хезмәтләре һәм сервислар, үз эшеңне ачу өчен мөмкинлекләр һ. б. күрсәткечләрне ала.

«Без быел беренче тапкыр аны күзәтчелек советына һәм Россия Федерациясе Президентына быелның ноябрендә тәкъдим итәчәкбез. Ул төбәк халкы, эшмәкәрләр һәм инвесторлар өчен мөһим булган әйләнә-тирә мохитне комплекслы бәяләү өлешендә инвестицион рейтингны тулыландыра", - диде Светлана Чупшева.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук искә төшергәнчә, якын арада республиканың барлык муниципалитетлары буенча инвестицион климат торышы турында мәгълүматлар алыначак. "Без якын арада барлык муниципалитетлар буенча гомуми картинаны алачакбыз, - диде ул. - Бу мәгълүматлар турында фикер алышырбыз, бәлки, Хөкүмәт утырышы форматында да".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, регион инвестицион климатны яхшырту эшендә илдә булган иң яхшы тәҗрибәләргә йөз тотачак. "Кайбер позицияләр буенча Мәскәү нык алга китте. Иң яхшы тәҗрибәләрне алачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, инвестицион климатны яхшырту мәсьәләсендә цифрлы технологияләрне куллану мөһим.

«Эш дәвам итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу үзмаксат түгел - рейтингта яхшы позиция алу. Бу, барыннан да элек, инвестицияләр агымы. Әгәр безгә килмәсә - Ульяновск өлкәсенә, Самарага китәчәкләр. Бизнес - ул очыш кошлары кебек, яхшы, шартлар тудырылган урынга киләләр. Шуңа күрә эшләрбез һәм шартлар тудыру уңышлы булыр дип өметләнәбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International