Expo Dubai 2020 мәйданында гибрид форматта үткән Бөтендөнья инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары ассоциациясенең 25 нче халыкара конференциясендә 23 ил офлайн-форматта катнашты.
Конференция кысаларында әлеге оешманың барлык әгъзалары җыелышы узды, анда соңгы ике елда башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар (исегезгә төшерәбез, соңгы җыелыш 2019 елда Варшавада узды). Бөтендөнья инвестицион институтлары, аерым алганда, БМО каршындагы UNCTAD вәкилләре чыгыш ясады. Алар икътисадта трендлар һәм якын арада агентлыклар өчен стратегия һәм инвестицияләр җәлеп итү сәясәте турында сөйләделәр.
Шулай ук бүген Дубайда WAIPA Күзәтү советының яңа составына тавыш бирү узды, шулай ук әлеге оешманың яңа әгъзалары сайланды. Һиндстанның инвестицияләр буенча агентлыгы җитәкчесе Дипак Бакла Күзәтчелек советының яңа президенты итеп сайланды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, шулай ук, аның Күзәтчелек советының яңа әгъзаларын сайлау буенча тавыш бирүдә катнашты.
«Без инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары Бөтендөнья ассоциациясенең барлык әгъзалары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Һәм без Татарстан идеяләренең әлеге оешма эшендә кулланылуына бик шат», — дип билгеләде Агентлык җитәкчесе.