Финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсе

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Хәзерге вакытта республикада икътисадның җанлануына ирешелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

9 ай нәтиҗәләре буенча ҖРП үсеше 102,9%, сәнәгать җитештерүе индексы 105,2%, төзелеш тармагы 103,7% тәшкил итте. Ваклап сату өлкәсе 8,5% ка үсеш күрсәтте.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, киләсе елга бюджет 11 млрд сум дефицит белән формалаштырылган. «Бу акчаларны безгә инде бүген үк табарга кирәк, чөнки дефицитның бер өлеше күчүче калдыклар хисабына капланачак», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук утырышта беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрне, аерым алганда, илкүләм проектлар буенча чыгымнарны үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын үтәүне дәвам итү кирәклеге турында да искә төшерделәр.

Киңәшмә кысаларында докладлар белән Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе, Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе, Татарстан финанс министры һәм Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International