«ПЯТЕРОЧКА» ҺӘМ «ИТ-ПАРК» РИТЕЙЛ ӨЧЕН ИННОВАЦИОН ЧИШЕЛЕШЛӘР САЙЛАЯЧАК

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Казан, 2021 елның 26 октябре – «Пятерочка» сәүдә челтәре һәм югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» Технопаркы (Казан, Татарстан Республикасы) ритейл өчен инновацион чишелешләр эзләү буенча масштаблы кампания башлап җибәрделәр. Скаутинг кысаларында табылган инновацион технологияләр һәм сервислар «Пятерочка» кибетләре челтәре партнерлары һәм клиентлары белән эшләү куркынычсызлыгын һәм сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәчәк, шулай ук аның бизнес-процессларын гадиләштерәчәк.

Конкурста катнашу өчен стартаплар һәм ритейл-технологияләрнең киләчәкләрен тудыручы эшләүчеләр командалары чакырыла. 2021 елның 16 ноябренә кадәр «Пятерочка» кибетләрендә операцион процессларның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, кунаклар өчен сервисны, склад технологияләрен, транспорт белән идарә итүне камилләштерүгә, шулай ук алдынгы маркетинг чишелешләрен, логистика чишелешләрен һәм китереп җиткерү технологияләрен, ритейлда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү технологияләрен, AR/VR чишелешләрен, ясалма интеллектны һ. б. тәкъдим итәргә кирәк. Проектлар, һичшиксез, Minimum Viable Product (минималь тормышка сәләтле продукт) булырга тиеш – сатуларга әзер продукт, команда булу, технологик өстенлек.

Сайлап алу өчен гаризалар бирү сайтта башкарыла - https://x5-itpark.ru/

Җәлеп ителгән экспертлар сыйфатында - «Пятерочка» сәүдә челтәре топ-менеджерлары, инвесторлар, инновацион карарлар, ясалма интеллект һәм компьютер ягыннан экспертлар. Алар финал өчен иң перспективалы проектларны сайлап алачаклар, ә җиңүчеләр «Пятерочка» сәүдә челтәрендә үз проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар алачаклар.

Кампания 2 этапта узачак, аларның беренчесе - финал питчына экспертлар тарафыннан гаризалар кабул итү һәм проектларны сайлап алу, икенчесе - команда тарафыннан онлайн режимында проектны сайлап алу жюриының төп составы алдында тәкъдир итү. Жюриның төп составына «Пятерочка» сәүдә челтәре топ-менеджерлары һәм «ИТ-парк «югары технологияләр өлкәсендә технопарк»ДАУ инновацион карарлар өлкәсендә төп экспертлар керәчәк.

Барлык катнашучылар да Татарстан Республикасы бизнес-җәмәгатьчелегеннән, аерым алганда, «Пятерочка» сәүдә челтәреннән, “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендә Технопарк» ДАУ корпоратив инновацияләр департаментыннан, һөнәри берләшмәләрдән, үсеш институтларыннан, башкарма хакимият органнарыннан консультацион-методик ярдәм алачак. Ахырда тәкъдим ителгән барлык проектлар да ИТ-парк экспертлары белән эшне дәвам итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International