«Нәрсә эшлисен, шуны эйт.» Кытай халык мәкале.
«Сычуань - Чувашия» компаниясе вәкилләре Агентлык җитәкчесе белән сөтне тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү проектын гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар. "Татарстан күп еллар дәвамында сөт чималын җитештерүдә лидер булып тора. Бу тупланган тәҗрибәне яңа проектта кулланырга һәм киләчәк производство өчен югары квалификацияле кадрлар бирергә ярдәм итә ала», - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Якынча бәяләүләр буенча инвестицияләр күләме 11 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта төзелеш өчен җир участогы сайлау бара, «Сычуань - Чувашия» компаниясе 20дән 40 Га кадәр җир кишәрлекләрен карый.