Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы бинасында «Алабуга» МИЗ һәм «Химград» технополисы химаясендә сәнәгать паркын төзү буенча ведомствоара киңәшмә узды.
Киңәшмәдә проектта катнашучы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» МИЗ вәкилләре, шулай ук республиканың үз территориясендә сәнәгать урнаштыру белән кызыксынган муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар яңа сәнәгать паркы концепциясе, тармак специализациясе, шулай ук булачак объектның финанс-икътисади моделе белән идарә итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
“Яңа сәнәгать паркы республиканың сәнәгать парклары белән идарә итү системасын модернизацияләүдә башлангыч нокта булырга тиеш, һәм алар арасында флагман булырга бөтен алшартлар да бар”, - дип билгеләде Талия Миңнуллина үзенең кереш сүзендә.