Бүген Казанда ТР Спорт министрлыгы бинасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин рәислегендә «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Киңәшмәдә эшче төркем әгъзасы, Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашты.
Киңәшмәдә республика территориясендә спорт һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде, анда билгеле бер эшләнмәләр һәм уңышлар бар, шулай ук регионга әлеге өлкәләрдә эре халыкара һәм Россия чараларын җәлеп итү эшенә дә игътибар бирелде.