Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь инфраструктура һәм милек комплексы системасын булдыру һәм эксплуатацияләүгә карата концессион килешү проекты буенча эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә барышында концессион килешү шартлары, шулай ук әлеге проект буенча проектта катнашучы министрлык һәм ведомстволардан кергән тәкъдимнәр һәм искәрмәләр тикшерелде.