"Татарстан - Кыргызстан" эшлекле форумы

2021 елның 19 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясе Бишкекка «Татарстан-Кыргызстан» эшлекле форумы эшендә катнашу өчен килде. Делегация составына республика министрлыклары, ведомстволары һәм предприятиеләре вәкилләре 70 тән артык кеше керде. Инвестицион үсеш агентлыгыннан бу форумда җитәкче урынбасары Игорь Сапунов катнаша.

Кичә Игорь Валерьевич Кыргызстан Республикасының икътисад һәм коммерция министры Данияр Амангелдиев, ССП президенты Марат Шаршекеев, шулай ук Россия-Кыргызстан үсеш фонды Идарәсе Рәисе вазыйфаларын башкаручы Олег Кудряков белән очрашуда катнашты. Очрашу кысаларында яклар киләчәктә бизнес һәм инвестицияләр өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек, сәнәгать кластеры предприятиеләре арасында партнерлыкны үстерү турында белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International