Татарстан Республикасының инвестицион климатын Бишкәктә тәкъдир итү

2021 елның 19 ноябре, җомга

Бүген “Татарстан – Кыргызстан” эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион климаты һәм потенциалы презентациясе узды. ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов республиканың катлаулы һәм масштаблы проектларны гамәлгә ашыруда тәҗрибәсе һәм уңышлары турында сөйләде, Татарстанның дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерүдәге эшенә аерым игътибар бирелде.

Шулай ук саммитта катнашучыларга Россия Федерациясе регионнары һәм Ислам дөньясы илләре арасында хезмәттәшлек итүнең иң зур мәйданы – KazanSummit тәкъдим ителде, ул 2022 елда 19-21 май көннәрендә узачак һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү белән бергә булачак.

“Кыргызстан Республикасы партнерларыбыз KazanSummit һәм Russia Halal Expo ның күптәнге дуслары һәм актив катнашучылары булып торалар, без бу тенденция киләсе елда да сакланыр дип ышанабыз”, - дип презентацияне Талия Миңнуллина аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International