Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген республиканың ике муниципаль районы башлыклары белән очрашты. Көннең беренче яртысында ведомство башлыгы белән Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов очрашты.
Яклар муниципаль берәмлек территориясендә сәнәгать паркларының һәм эшләрнең торышы турында фикер алыштылар. «Хәзерге вакытта Әлмәттә һәм бөтен район буенча яхшы инвестицион климат саклана. Без якындагы 15 ел дәвамында халык саны 2 тапкыр артыр дип фаразлыйбыз. Республика Хөкүмәте һәм район администрациясе ярдәм итә торган икътисади потенциал һәм инфраструктура мондый процессларны тизләтә генә», — дип хәбәр итте Тимур Нагуманов.
Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев та сәнәгать парклары эшен яхшырту һәм үз территориясендә эшмәкәрләр һәм җитештерүләр санын арттыру буенча шундый фаразлар турында сөйләде.
Үз чиратында, бу районнарда сәнәгать паркларын җитәкләүче инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең ихтыяҗларын каплаячак запрослар исемлеген формалаштырырга тәкъдим итә. Алга таба район нинди секторларны үстерергә теләвен үзе хәл итә алачак. Мондый эш якын киләчәктә район, аның администрациясе һәм аларның территорияләрендә сәнәгать парклары бер-берсенә бәйләнгән система булачак схеманы формалаштырырга мөмкин.