Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина ведомство ресурсларын цифрлаштыру планнары турында сөйләде. Цифрлаштыру буенча киңәшмә вице-премьер, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә узды.
Татарстан ИҮА башлыгы эш сыйфатын, эффективлыгын һәм киләчәк планнарын «Татарстан инвестицияләрен контрольдә тоту» (инвестицион проектларны тормышка ашыру мониторингы), «Татарстан һәм дөнья» (ТР ИҮА Тышкы элемтәләр базасында), «Минем субсидияләр» (сәүдә үткәрмичә арендага җир кишәрлеге бирү турында гариза бирү), инвестицион портал (дөньяның 11 телендә агентлык сайты), шулай ук Татарстан Республикасының бердәм презентация үзәге аша күрсәтте.