Бүген «Казан Экспо»ның Күзәтү советы утырышында республика күргәзмә мәйданчыгы эшенә йомгак ясалды.
Докладчылар 2025-2030 еллар чорына «Казан Экспо» үсешенең стратегик планын эшләү нәтиҗәләре турында сөйләделәр; 2022 елда «Казан Экспо» территориясендә уздыруга планлаштырылган чаралар календаре проекты каралды. Шулай ук проектны эшләүчеләр тарафыннан Инвестицион үсеш агентлыгының «Казан Экспо» үсешенең стратегик планын эшләүгә карата 17 кисәтүе исәпкә алынды. Документ эшләп бетерелде һәм үтәлүгә кабул ителде.
2021 ел нәтиҗәләре буенча «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә 30 чара үткәрелде.