Aэроэкспресс пассажирлары «СМАРТ Сити Казань» төзелешенең этапларын күзәтә алачаклар

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

Казанда тимер юл вокзалы һәм аэропорт арасында өзлексез интермодаль элемтә ачуының мөһимлеген Татарстан Респубикасы  инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ассызыклады.

“Казан Россиядә интермодаль элемтә белән эш  итүче дүртенче шәһәр булып тора”, - дип Казанда аэроэкспрессның  рәтенә җибәрү белән Татарстан Респубикасы  инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов аңлатма бирде. – “Проектның дәүләт инвестицияләре инвесторга кирәк булган инфраструктура булдыруда ярдәм итүенең әзерлеген күрсәтә. Казанда интермодаль элемтә ачышы  республиканың яңа инвестицион мәйданы – “Смарт Сити Казан”ны тормышка ашыру белэн бергә аеруча мөһим булып тора. Интермодаль ташулар маршруты “акыллы” шәһәр территориясе аша үтә, шуңа күрә һәр пассажир «СМАРТ Сити Казань» төзелешенең этапларын күзәтә алачак.

Искә төшерик, 22 майда “Аэроэкспресс” компаниясе Казанда “Тимер юл вокзалы “Казан” – аэропорт “Казан” маршрутында интермодаль элемтәнең рэсми ачышы турында игълан итте. Интермодаль элемтә XXVI Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү кысаларында төзелгән. Ул Татарстан Республикасының башкаласында 2013 елның июлендә үтәчәк.  2013 елның 22 майдан башлап 3 июньгә кадәр билгеле юнәлештә көнгә 4 пар поезд  йөреп торган. Һәр көн 6 рейс оештырылган. 5 июньнән башлап “тимер юл вокзалы “Казан” – Халыкара аэропорт “Казан” маршрутында аэроэкспресс хәрәкәте өзлексез булып тора, ә рейслар саны 18 гә кадәр үсте – һәр якка 9 рейс. Сәгать  7.00 дә аэропорттан иң иртәнге рейс килә, сәгатҗ 00.15 тә вокзалдан соңгы поезд китә.

Казанда пассажирлар составы Россия өчен махсус локальләштерелгән Siemens  компаниясе җитештерүче  поездлар Desiro Rus, икенче төрле “Карлыгач” тәкъдим ителгән. Һәр шундый поезд 435 утырту урыннарыннан тора, шулардан 8 – бизнес-класс урыннары булып тора.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International