24-25 февральдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының IV махсуслаштырылган күргәзмәсе уза.
Бүген аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрделәр.
Күргәзмә белән танышуны кунаклар павильоннан башладылар, анда үзебезнең һәм чит ил брендларыннан күп санда яңа җиһазлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителгән. Бу бүлектә Татарстан Президентына туфрак эшкәртү техникасын, чәчкечләрне, сиптергечләрне, ашлык җыю һәм азык җыю комбайннарын күрсәттеләр. Рөстәм Миңнехановка «Фән һәм мәгариф» аерым блогында Татарстанның тармак фәнни-мәгариф учреждениеләре үз проектларын тәкъдир иттеләр. Мәсәлән, Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре цифрлы программа турында сөйләделәр. Күргәзмәдә шулай ук сыерларның тоякларын эшкәртү өчен гидравлик станоклар, эре мөгезле терлекләр өчен матрас системасын да күрергә мөмкин. Ашламалар, саклау чаралары, орлыклар һәм утырту материаллары базары лидерлары үз продукциясенең яңа ассортиментын тәкъдим иттеләр.
Эшлекле программаның төп вакыйгасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда РФ Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Росагролизинг» компаниясе генераль директоры Павел Косов һәм башкалар катнашты.
«Аграрийлар өчен ел бик катлаулы булды. Корылыкка бәйле рәвештә, республиканың 42 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Элек булдырылган ныклык запасы аркасында, барлык категорияләр буенча тулай продукция бәясе 237,2 млрд сум тәшкил итте, җитештерү индексы 80,1% (үсемлекчелек - 61,3%, терлекчелек - 100,1%). Узган елда без сөт җитештерү буенча позицияне саклап калдык, йомырка җитештерү буенча күтәрелдек һәм ашлык, яшелчә, шикәр чөгендере җыю буенча позицияләрне югалттык», - дип хәбәр итте Марат Җәббаров.
Авыл хуҗалыгының киләчәген мәгълүмати технологияләрдән һәм программалардан башка күз алдына да китереп булмый. Агымдагы елда Министрлык агросәнәгать комплексының санлы җитлегү дәрәҗәсен 31,4% ка кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк төрле юнәлешләр буенча 8 проектны гамәлгә ашырырга планлаштыра.
«Быел безнең алда җитди бурычлар тора һәм без амбициоз максатларга ирешергә җыенабыз», - дип сүзен йомгаклады Марат Җәббаров.
«Татарстан Республикасы соңгы 5 елда регионга лизинг-җиһазлар белән тәэмин итү күләме буенча лидер булып тора: китерелгән техника саны 2 500 берәмлек тәшкил итә. 2002 елдан башлап Росагролизинг Татарстан кырларына барлыгы 6 меңнән артык техника куйды. Моннан тыш, узган ел Росагролизинг тарихында беренче тапкыр җәмгыятьнең АПКга инвестицияләренең гомуми күләме 25 млрд сумнан артып китте», - дип дәвам итте Павел Косов.
«Татарстан Идел буе федераль округында төп регионнарның берсе булып тора. Узган елда биредә азык-төлек продукциясе җитештерү күләме шактый арткан. Шул ук вакытта Татарстан һәрвакыт өстенлекле урында. Без агымдагы бюджетта хәрәкәт итәргә ниятлибез: иң беренче чиратта аграрийларга ташламалы кредит бирү һәм субсидияләр суммаларын арттырырга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү өчен чаралар күрергә, бәрәңге саклагычлары һәм яшелчә саклагычлары төзүгә субсидия белән эшләргә планлаштырабыз. Безнең икмәк пешерүчеләребезгә ярдәм итү һәм бәяләрне тотрыкландыру өчен без узган елгы чараларны кабатлыйбыз һәм бер килограмм продукция өчен субсидияләр бүлеп бирәчәкбез. Узган ел алар 2 сум иде, быел - 2,5 сум. Март ахырына кадәр субсидияләрне төбәкләргә җиткерербез», - дип ассызыклады Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут.
Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның чыгышы булды.
«Һава шартлары булуга карамастан, без яхшы уңыш җыя алдык, шулай ук терлекчелектәге һәм үсемлекчелектәге алдынгы позицияләрне саклап кала алдык. Бүгенге көндә төп бурыч - уңышлы язгы кыр эшләрен оештыру. Кыска вакыт эчендә машина-трактор паркын әзерләүне тәмамлау мөһим, җирләрнең уңдырышлылыгын яхшырту буенча эшне дәвам итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте Президент.
Аннары ул авыл территорияләрен үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру эшнең мөһим юнәлеше булып тора, дип ассызыклады.