Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Cisco Америка милләтаркылы компаниясе белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Җитәкченең урынбасары Инсаф Галиев, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар. Cisco компаниясе ягыннан вице-президент, Россия һәм БДБ илләре офисы җитәкчесе Павел Бетсис, хөкүмәт оешмалары белән эш итүче бүлегенең директоры Михаил Кристев, идарә итүче менеджер Максим Луньков, аккаунт менеджер Дмитрий Трофимов катнаштылар.
Очрашу барышында яклар «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыру кысаларында хезмәттәшлек турында фикер алышынганнар.
«СМАРТ Сити Казан» Татарстан Республикасы өчен алга таба алып баручы булып торачак һәм бүген без инвесторлар ягыннан бу проектка зур кызыксынуларын күрәбез”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов билгеләде. Ул, шулай ук, Cisco компаниясе вәкилләренә проектны тормышка ашыру кысаларында барган эш: детальләр белән тулган Мастер-план булдыру, мәйдан инфраструктурасын әзерләү, «СМАРТ Сити Казан» ның беренче объектларның төзелешен башлап җибәрү, «СМАРТ Сити Казан» төзелешенә беренче таш куюын планлаштыру турында сөйләде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, шулай ук,беренчедән бу проектка нигез салынган специфика, нигезләрне саклап калу мөһимлеген ассызыклаган һәм республиканың төзелеш һәм архитектура университеты белән хезмәттәшлек үстерүе, хәзерге урбанистика нигезләрен проектка өстәү кирәклеге турында әйтте.
“Россиядәге иң кызык проектлар, гадәттә, Казанда тормышка ашырыла”, - дип Cisco компаниясе вице-президенты, Россия һәм БДБ илләре офисы җитәкчесе Павел Бетсис сәламләү сүзендә билгеләде. – “Һәм без рәхәтлек белән аларны тормышка ашыруда катнашабыз. Сездә бөтен барышлар тизрәк, җиңелрәк, нәтиҗәлерәк бара. Күбесендә ТР ның Президенты үзенең кызыксынуы белән хезмәт күрсәткән һәм актив катнаша. Без Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә телибез һәм «СМАРТ Сити Казан» проекты кысаларында эшләргә әзер. Ышанычыгыз өчен рәхмәт, бу проектны тормышка ашыруда сезгә ярдәм итәргә һәм анда катнашырга әзер.”
Cisco вице-президенты, шулай ук, «СМАРТ Сити Казан» проектын үстерү турында фикер алышыну өчен төрле өлкә эшчәнлеге вәкилләре кергән кечкенә генә консультатив группа булдыруы вариантын карарга тәкъдим иткән. Компания вәкилләре шоу-рум проектын шул мәйданда булдыру өчен үзенең белемнәре һәм консультацияләре белән бүлешергә әзерлеген белдерде. «СМАРТ Сити Казан» проекты ICT Мастер-план турында сүз алып барганда, хөкүмәт оешмалары белән эш итүче бүлегенең директоры Михаил Кристев сүзләренчә, ул проектлаштыру циклына әзер булырга тиеш.
“Сез безгә өметләнә аласыз”, - дип Павел Бетсис ассызыклады.
Искә төшерик, Дубайда үткән Annual Investment Meeting (AIM) 3 нче еллык инвестицион форумы кысаларында 30 апрель көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе һәм Cisco компаниясе вице-президенты Энди Макдоналд арасында эш очрашуы узды. Очрашу барышында «СМАРТ Сити Казан» проектының интеллектуаль Мастер-планын булдыру сораулары буенча фикер алышындылар. Шул ук көндә Рөстәм Миңнеханов алдында Cisco һәм ААҖ “ТР Үсеш Корпорациясе “ арасында «СМАРТ Сити Казан» проекты өчен ICT Мастер-план үсеше өлкәсендә үзара аңлашу Меморандумы астында кул кую булды.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте