Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы бүген «Бизнеска дәүләт ярдәме. Үсеш инструментлары» онлайн-сессиясендә катнашты.
Сессиядә Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды җитәкчелеге әгъзалары, региональ башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, цифрлы технологияләр өлкәсендә Россия компанияләре җитәкчеләре катнашты. Дискуссия кунаклары безнең көннәрдә дәүләт хакимияте органнарын цифрлаштыруның мөһимлеге, һәм бу бизнеска ярдәм итү һәм "бизнес-хакимият" туры диалогына ничек тәэсир итүе турында фикер алыштылар.