Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге илчелеге делегациясе визиты

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Россия-гарәп халыкара мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең күптәнге, нәтиҗәле һәм дустанә мөнәсәбәтләре - үзара файдалы икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек нигезе. Бу хакта БГЭ делегациясе әгъзалары бүген Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда сөйләштеләр.

Агентлык һәм «Халыкара программалар дирекциясе» хезмәткәрләре кунакларга агымдагы чорда инвесторлар белән эшләү, аерым алганда, ислам банкингы һәм хәләл индустриясе кысаларында хезмәттәшлекне үстерү кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук делегация әгъзаларына «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитын үткәрүгә әзерлек этаплары турында сөйләделәр, - «Без саммитның эшлекле программасы кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең зур делегациясен, шулай ук зур вакыйга - Идел буе Болгар тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү көннәрендә көтәбез», – дип билгеләп үтелде гарәп ягы белән очрашуда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International