Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «Youth Ambassadors 5.0 Яшь дипломатлар» программасының яңа этабында катнашучылар белән очрашу узды.
Очрашуда Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева студентларга кыскача гына ведомствоның нәрсә белән шөгыльләнүе, Татарстан территориясендә республика һәм чит ил инвестицион проектлары ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.
Youth Ambassadors 5.0 конкурсның бер этабы буларак, катнашучыларга InvestTatarstan брендын яңартуда үз карашларын сөйләү бурычы куелды. «Хәзерге буын дөнья тәртибендәге барлык кечкенә үзгәрешләргә сизгеррәк фикер йөртә һәм кискенрәк җавап бирә ала. Мондый карарлар һәрвакыт дәүләт хакимияте органнарында файдага бара», – дип билгеләде Агентлык хезмәткәрләре.
Конкурс үзе 6 этапта уза, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар яңа белем һәм танышулар гына түгел, ә өч призның берсен - чит ил сәяхәтен, халыкара форумда катнашу өчен Россия буйлап сәяхәтне яки девайслар алу мөмкинлеген дә ала.