Махсус икътисадый зоналар территориясендә эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтә торган закон проекты илдә 7 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга һәм икътисадка якынча 2,5 трлн инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Мондый фикерне РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат, Думаның икътисади сәясәт комитеты башлыгы Максим Топилин белдерде.
«Бу закон проекты махсус икътисади зоналарда продукциянең яңа төрләрен – этан, сыекландырылган углеводород газы һәм сыек корыч җитештерергә һәм эшкәртергә мөмкинлек бирүгә юнәлдерелгән. Бу акцизларга эләгү, ә гомуми икътисади кагыйдә махсус икътисади зоналарда автомобильләр һәм мотоцикллардан тыш, акциз товарлары эшкәртелә һәм җитештерелә алмавы турында сөйли. Бу проект махсус икътисади зоналарда моны җитештерү мөмкинлеге бирә, ә бу проектларны тизрәк тормышка ашыру, һәм шуңа бәйле рәвештә, безнең бәяләүләр буенча ел саен 2,5 трлн сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә һәм 7,5 мең эш урыны булдырырга мөмкин», - диде Топилин.
РФ Дәүләт Думасы бүген махсус икътисадый зоналар (МИЗ) территориясендә рөхсәт ителгән эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтә торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Документ Россия Хөкүмәте тарафыннан инициативасы белән төзелде. Закон проекты Татарстанда, Ленинград, Саратов һәм Белгород өлкәләрендә урнашкан зоналарның эшчәнлек төрләрен киңәйтергә мөмкин.
Татарстанда бу яңалык «Алабуга» МИЗга турыдан-туры кагыла, анда корыч эретү җитештерү өлкәсендә инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Әлеге инвестпроект җөйсез торбалар һәм тутыкмый торган корыч маркаларыннан сорт прокаты җитештерү буенча металлургия комплексын төзүне күздә тота.
Парламентарий әлеге закон проекты инвесторларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк антисанкциягә каршы чара булып тора, дип өстәде. “Март аенда без бу законны теләсә кайсы очракта да кабул итәчәкбез, һәм ул эшли башлаячак”, – дип нәтиҗә ясады Топилин.
"Татар-информ" МА материаллары буенча