Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан территориясендә төбәк инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Закон проектында оешмалар табышына салым буенча 10% күләмендә киметелгән ставканы билгеләү күздә тотыла. Шулай ук региональ инвестиция программаларында катнашучылар реестрына оештыру һәм үзгәрешләр кертү тәртибе аныклана.
Шулай ук депутатлар «Концессион килешүләр турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 75205-8 номерлы федераль закон проектын (концессион килешү, дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык турында килешүләр төзү өлешендә) кабул иттеләр.