"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре" конкурсы

2022 елның 18 марты, җомга

Ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсы старт алды, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 ел, №1969-р боерыгы нигезендә, «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының региональ этабы сыйфатында үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 2022 елның 1 апреленә кадәр электрон почта аша җибәрүегезне сорыйбыз best@tatcsm.ru яки почта адресы: 420029, Казан ш., Журналистлар ур., 24 (каб. 323).

Элемтә өчен телефон: (843) 233-18-13.

"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре" конкурсы түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  • Азык-төлек товарлары;
  • Халык өчен сәнәгать товарлары;
  • Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция;
  • Халык өчен хезмәтләр;
  • Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр;
  • Халык һәм сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре.

"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре" конкурсының төп бурычлары:

  • җитештерүчеләрне югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле товарлар җитештерүгә стимуллаштыру;
  • кулланучылар ышанычын арттыру;
  • үзебезнең продукцияне базарда таныту;
  • инновацион-актив җитештерү тирәлеген формалаштыру.

КОНКУРСТА КАТНАШУ ӨЧЕН ДОКУМЕНТЛАР

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Боерыгы

"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" конкурсы турында нигезләмә

Бәйгедә катнашу өчен хат-чакыру

Товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә карата таләпләр һәм критерийлар

"Татарстанның сыйфат лидеры" призы

Конкурста җиңүчеләр каталоглары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International