«Бүгенге көндә төп бурыч - икътисадны һәм эш урыннарын саклап калу»

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Бүгенге көндә төп бурыч - икътисадны һәм эш урыннарын саклап калу. Моның өчен хакимият органнары һәм бизнесның уртак системалы эше кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: «Россия көнбатыш дәүләтләре ягыннан моңарчы күрелмәгән икътисади һәм санкция басымы белән очрашты. Ил җитәкчелеге тарафыннан гражданнарга һәм төрле тармакларга ярдәм итү буенча кайбер чаралар күрелә. Республика дәрәҗәсендә шулай ук штаб төзелде, икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планы расланды».

ТР Президенты ассызыклаганча, санкцияләр шартларында бизнеска һәм хакимияткә килеп туган проблемаларны хәл итү өчен уртак адымнар ясарга кирәк. «Безгә сезне ишетү, яңа бурычларны хәл итү өлешендә сезнең белән бергә хәрәкәт итү мөһим. Компонентлар, банклар белән эшләү, логистика - безнең актив позицияне, безнең федераль хезмәттәшләребезнең позициясен таләп итә торган бик күп мәсьәләләр. Без сезнең белән бергә булуыбыз турында әйтәсем килә», - дип өстәде ул.

Очрашу кысаларында Татарстан бизнесы вәкилләре Көнбатыш санкцияләре аркасында килеп чыккан проблемалы мәсьәләләр турында сөйләделәр.

«Туган Авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючы Радик Абдрахманов рестораторлар өчен өзлексез сыйфатлы һәм яңа фермер продукциясе белән тәэмин итү мөһим, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, беренче чиратта, җирле биналарга продукцияне төяп җибәрүгә юнәлдерелергә тиеш. Моннан тыш, спикер пандемия чорындагы кебек арендага бирелә торган дәүләт һәм муниципаль милек өчен түләүне киметүне сорады. Аренда өчен ташламалар мәсьәләсе каралачак, дип җавап бирде ТР Президенты.

Ресторан һәм кунакчыллык тармагы эшенә килгәндә, быел Татарстан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бик күп кунаклар көтә. «Шулай ук без Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә «Дөнья халыклары ашлары фестивале» чарасын әзерлибез, анда фермер хуҗалыклары һәм рестораннар җәлеп ителәчәк», - дип өстәде бизнесмен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International