Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Мәскәүдә үткән “Мегаполис өчен алдынгы технологияләр” икътисад һәм технология хезмәттәшлеге буенча Мәскәү – Вена форумында катнашты.
Икътисад һәм технология хезмәттәшлеге буенча Мәскәү – Вена форумы Мәскәү шәһәренең тышкы икътисад һәм халыкара бәйләнешләр Департаменты белән бергә оештырылган. Ачылу церемонясендә Мәскәү шәһәренең мэры Сергей Собянин һәм Вена шәһәренең бургомистры Михаэль Хойпль чыгыш ясадылар.
Форум барышында Мәскәү хокүмәте департаменты, Мәскәү һәм Россия компанияләре һәм организацияләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл утырышлары үтте. Төп темалар транспорт, транспорт инфраструктурасы һәм ИТС; отходлар белән эш итү, су әзерләү; энергия эффективлыгы, энергоэффектив планлаштыру һәм төзелеш булып торды. Форумда катнашучылар шулай ук сәламәтлек саклау тармагы һәм “Барьерсыз шәһәр” проекты турында фикер алышынганнар.
Көннең икенче яртысында форум кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы һәм республиканың яңа инвестицион мәйданы - «СМАРТ Сити Казан» проекты презентацияләнде.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте