Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында эш урынын оештыру өчен чишелешләрне карау өлкәсендә эшли торган Regus Group компаниясе белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов, Россиядәге Regus компаниясе Директоры Ирина Баева, Россия һәм БДБ илләрендә Regus компаниясе үсеше буенча Директоры Ольга Мусиенко, Татарстан Республикасында Cushman & Wakefield компаниясе баш консультанты Елена Стрюкова катнаштылар.
Очрашу барышында Regus Group вәкилләре Россия регионнарында эшли башларга һәм Cushman & Wakefield компаниясе белән бергә үзләренең хәрәкәт итүче офислар өчен урыннар табу теләкләре турында әйттеләр. Regus Group вәкилләре, шулай ук, Казанга визиты кысаларында Татарстан башкаласында кайбер офис урыннарын карарга ниятен билгеләделәр. Ирина Баева сүзләре буенча, Татарстан Республикасы компанияне кызыксындыра һәм алар регионда үзенен офисын ачу мөмкинлеген карарга әзер.
“Regus Group эш урыннарын арендалауга багышланган эффектив һәм гади программасын тапшыручы бизнес өчен зирәк чишелешләрне тәкъдим итә”, - дип Ирина Баева ассызыклады. – “Шундый юнәлеш компанияләргә үзенең күләмен үзгәртергә һәм яңа мөмкинлекләр барлыкка килгәндә киңәйтергә әзер булырга, динамик рәвештә эш итәргә мөмкинлек бирә”.
“Безне сезнең компания эшенең юнәлеше кызыксындыра”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов билгеләде. – “Һәм без Казанда сезнең вәкиллегегезне ачу кысаларында ярдәм итәргә һәм аның алдагы үсешенә булышырга әзер.”
Ирина Баева, шулай ук, «СМАРТ Сити Казан» - Татарстан Республикасының яңа масштаблы проектын тормышка ашыру турында ишеткәнен билгеләгән һәм инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» проекты презентациясен һәм видеоролигын караганда шул проект белән бәйләнгән сораулар биргән. Россиядәге Regus компаниясе директоры сүзләре буенча, Regus Group офисын шул урында урнаштыру мөмкинлеген карарга һәм аның турында фикер алышынырга әзер.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте