Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Оренбург шәһәрендә Универсиада уты Эстафетасында катнашты

2013 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән Оренбург кешеләрен сәламләде.

“Оренбург – студентлар шәһәре, һәрвакыт үсеш юнәлешендә барган шәһәр”, - дип  Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе билгеләде. – “Универсиада Уты бөтен планета буйлап йөри һәм аның Оренбургка килгәне шатлыклы вакыйга булып тора. Универсиада Уты спорт белән шөгелләнергә тагын да кубрәк кешеләрне тарта. Сезне шундый зур спорт бәйрәме белән котлыйм!” Линар Якупов, шулай ук, шәһәр җитәкчелегенә Универсиада Уты Эстафетасының истәлекле факелларын бүләк иткән.

Искә төшерик, шул көннәрдә Оренбургта Универсиада Уты Эстафетасы үтте. Утны шәһәр юллары һәм урамнары 32 мең метр ераклык буйлап 120 факел алып баручылар ташыды. Беренче факел “Экспресс” Мәдәният бинасы алдындагы мәйданда янды һәм шуннан шәһәр буйлап китте. Универсиаданың төп символын Оренбург шәһәре идарәсенең башлыгы Евгений Арапов беренче булып алды.

Эстафета маршруты урамнар һәм мәйданнар, югары белем оешмалары, Оренбургның балалар спорт мәктәпләре аша үтте һәм шәһәрнең Тарих музее янындагы мәйданда төгәлләнде. Оренбург Россиядә Универсиада Уты Эстафетасы үткән 29 нчы шәһәр булып торганын билгелик. Уфа – Башкортстан Республикасы башкаласы Ут Эстафетасының алдагы этапы булып торачак. Ул Универсиаданың төп символын 18 июнь көнне алыр.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International