Эре авыл хуҗалыгы проекты буенча ТР Инвестиция советының читтән торып утырышы

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

2022 елның 24-25 февралендә «Аняк» агрофирмасы» ҖЧҖнең «Ворошиловский» филиалына җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеге мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасының Инвестиция советы әгъзаларының читтән торып тавыш бирүләре узды.

Инвестиция советының читтән торып үткәрелгән утырышы карары белән, «Аняк» агрофирмасы» ҖЧҖнең «Ворошиловский» филиалы Авыл хуҗалыгы комплексы» масштаблы инвестицион проектын тормышка ашыру максатларында, гомуми мәйданы 5,9 га булган җир кишәрлекләрен арендага бирү карары кабул ителде.

Инвестпроектны тормышка ашыру Татарстан Республикасының Тукай районында каралган. Шулай ук читтән торып уздырылган утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм «Аняк»  ҖЧҖ «Ворошиловский» филиалы арасында инвестицион килешү төзү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International