Төзелеш Экосистемасы. Сатып алу нәтиҗәлелеген арттыру өчен цифрлы инструментлар

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы бинасында «Төзелеш экосистемасы. Сатып алуларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен цифрлы инструментлар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Очрашуны «Орлан Systems» компаниясе оештырды.

Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча төзелеш өлкәсе янә үсеш күрсәткән, бигрәк тә торак төзелеше өлкәсендә. "Төзелешкә юнәлдерелгән төп капиталга инвестицияләр өлеше 2021 ел нәтиҗәләре буенча 2,5% ка артты һәм 255 млрд сум тәшкил итте". Төзелеш өлкәсе елдан-ел үсә, килеп туган кыенлыкларга карамастан. Шуңа бәйле рәвештә, мондый мөһим социаль һәм икътисади секторны цифрлаштыру тагын да актуальләшә бара, дип ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары билгеләде.

Төзелеш базарында катнашучылар өчен цифрлы платформа ничек эшләве турында «Орлан» АҖ компаниясе генераль директоры Андрей Лупий сөйләде. «Әлеге цифрлы платформа инде 10 меңнән артык төзелеш материаллары белән тәэмин итүче һәм җитештерүчеләрне берләштерә. Ул төзелеш товарлары тәкъдим итүчеләрне дә, алардан файдаланучыларны да бер түбә астына берләштерергә тиеш. Системаның нәтиҗәлелеген безнең партнерлар раслый, алар арасында инновацияләргә ярдәм фонды, Стратегик инициативалар агентлыгы, Росаккредитация», – дип билгеләп үтте Андрей Лупий.

Федераль үзәк шулай ук төзелеш өлкәсендә җитештерүчедән кулланучыга кадәр чылбырны кыскарту буенча сценарийларны актив эшли, проблемалар һәм мәсьәләләр җайга салынырга һәм бетерелергә тиеш. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның шундый сүзләрен киләсе спикер, РФ Дәүләт Думасының төзелеш комитеты әгъзасы Алексей Мостовщиков җиткерде.

«Төзелеш экосистемасы» конференциясендә 40 тан артык кеше катнашты, ул гибрид форматта узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International