Казанга эш визиты белән Thomson Reuters компаниясе килде

2013 елның 17 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Thomson Reuters халыкара мәгълүмат агентлыгы вәкилләре - «СМАРТ Сити Казан»  проектының мәгълүмат партнеры белән очрашу узды.

Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Үсеш корпорациясенең генераль  директоры Булат Гаянов, Thomson Reuters агентлыгы вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында  яклар  Thomson Reuters агентлыгының Казанда 2 көнлек  эш  визиты детальләрен, Меморандумны тормышка ашыру кысаларында барлыкка килгән эш группалары катнашучылары белән очрашу оештыруын караганнар. Меморандум үзе III нче Дубаида ел саен оештырыла торган инвестицион форумында - Annual Investment Meeting (AIM) кул куелган булган. Искә төшерик, AIM 2013 тә Татарстан Республикасы президенты Рәстәм Миңнеханов башлыгында торган Татарстан Республикасы делегациясе һәм Thomson Reuters компаниясе арасында очрашу узды. Очрашу барышында мәгълүмат аралашу өлкәсендә хезмәттәшлек килешүе астында имза куелган.

Бүген үк Thomson Reuters компаниясе вәкилләре Татарстан Республикасы Үсеш Корпорациясе Генераль  директоры Булат Гаянов белән бергә Татарстанның яңа инвестицион мәйданы – “Смарт Сити Казан” ны күрергә бардылар.  Шулай ук искә төшерик, AIM 2013 тә кул куелган Меморандум буенча, Thomson Reuters халыкара мәгълүмат агентлыгы “Смарт Сити Казан” проектының мәгълүмат партнеры булып тора.

Казанга эш визиты белән килүенә Thomson Reuters компаниясе Татарстан Республикасының  президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында йомгак ясачак.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International