Россиянең агач эшкәртү тармагының әйдәүче предприятиесе - Kastamonu компаниясе 7,5 ел эчендә эчке базар өчен 100 миллион квадрат метр ламинат чыгарган. Бу билге 2022 елның февралендә ирешелгән.
Төбәкләр арасында ламинат белән тәэмин итү күләме буенча Үзәк (43%), Идел буе (18%) һәм Көньяк (14%) федераль округлар алда бара, аларга 75% продукция туры килә.
«Без шундый матур билгегә – 100 млн кв. м ламинат дәрәҗәсенә ирешүебезгә бик шат. Компаниянең төп максаты - кешеләр тормышын уңайлы итү, һәм без моңа Россиядә завод эшли башлаганнан бирле җиде ел дәвамында ирешелүенә чын күңелдән ышанабыз. Kastamonu продукциясе - производствода һәм офиста йөзләгән белгечебезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, һәм без һәр кешегә аның керткән өлеше өчен рәхмәтлебез. Быел без, һичшиксез, яңа казанышларга хәрәкәтне дәвам итәчәкбез», – дип шәрехли Kastamonu генераль директоры Али Кылыч.
2021 елның мартында компания кыска вакыт эчендә ламинат чыгару буенча өченче линияне эшләтеп җибәрде. Шуның аркасында ел саен ламинатлы идән япмаларының күләме 30 млн кв. мдан 45 млн кв.м га кадәр арткан. 2021 елның сентябрендә Kastamonu югары – 34-нче тузганлык классы ламинаты портфелен киңәйтә.
2021 елның августында WhatWood аналитик агентлыгы Россия ламинаты һәм МДФ базарын тикшергән, анда агач эшкәртү тармагының иң эре җитештерүчеләренең өлешен чагыштырган. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Kastamonu ламинирланган идәннәр һәм МДФ җитештерү егәрлекләре буенча Россиядә беренче урында тора.