Кытай Халык Республикасы һәм Татарстан Республикасының икътисади элемтәләрен ныгыту кысаларында, Россия-Кытай халыкара мөнәсәбәтләре форматында, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм «Кытай-ШОС» региональ сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек зонасы арасында видеоконференция режимында утырыш узды. Утырышта җитәкче вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев катнашты.
«2021 ел нәтиҗәләре буенча Россия һәм Кытай арасында товар әйләнеше беренче тапкыр чикне 140 млрд доллардан артып китте һәм 146 млрд долларга җитте, без акрынлап безнең илләр арасындагы күпьеллык хезмәттәшлекне үстерәбез. «Кытай-ШОС» зонасы оештырылганнан бирле без социаль-икътисади һәм мәдәни алмашуны тагын да активрак алга сөрәбез», – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә пилот зонасының административ комитеты урынбасары Мэн Циншэн.
Шулай ук оештырылган утырыш өчен рәхмәт сүзләре белән Агентлык җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, Агентлык көчләре быел республика белән Кытай провинциясе арасындагы мөнәсәбәтләрне төрле яклап ныгытуга юнәлтеләчәк.
"Шаньдун - Татарстан белән хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзегән Кытайның беренче провинциясе. Ул күп юнәлешләрдә үсеш ала. Сезнең ярдәм белән Кытайдан, аерым алганда Шаньдун провинциясеннән инвестицияләр күләме артачак", - дип өстәде Инсаф Мөшәррафович.
Инсаф Галиев шулай ук Кытай коллегаларына Татарстан Республикасының инвестицион, сәнәгать һәм туристлык потенциалын тәкъдир итте, ике яклы мөнәсәбәтләр һәм эре Кытай инвесторы, Haier компаниясе сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
"Haier компаниясенең уңай икътисадый һәм социаль тәҗрибәсе башка Кытай компанияләрен Татарстан Республикасына игътибар итәргә этәрде", - дип билгеләп үтте үзенең мөрәҗәгатендә Кытай пилот зонасының икеяклы инвестицияләр департаменты башлыгы урынбасары Чжан Шицзюнь.
Ул шулай ук республика һәм провинция Хөкүмәтләре дәрәҗәсендә диалогны көчәйтү, Кытайдагы икътисади зона һәм Агентлык арасында үзара бәйләнешне көчәйтү һәм Татарстан Республикасы районнары белән хезмәттәшлекне үстерү кирәклеген искәртте.
«Без Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә республиканың сәнәгать, машина-механика предприятиеләре белән үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнаштыра алырбыз дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте доклад ахырында Шицзюнь ханым.
Утырыш нәтиҗәләре буенча яклар киләсе очрашуны май ахырында үткәрергә, Татарстан һәм Кытай ягыннан кызыксынган кайбер предприятиеләрне фикер алышуга җәлеп итү максатында килештеләр.