Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ВЭБ.РФ дәүләткорпорациясе рәисе Игорь Шувалов Иннополис университетында булдылар. Чарада шулай ук «Сколково» фонды идарәсе рәисе Игорь Дроздов катнашты.
Бүген биредә дөньяның 44 иленнән 893 студент белем ала. Планда -студентлар санын ким дигәндә ике тапкырга арттыру. Моның өчен 1 меңурынга исәпләнгән 3 яңа торак корпус төзү планлаштырыла.
Шулай ук Иннополиска визит кысаларында «Иннополис» МИЗда урнашканН. И. Лобачевский исемендәге технопаркта Сколково һәм Иннополисныңинновацион экосистемаларын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов, «Сколково» фонды идарәсе рәисеИгорь Дроздов, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис инновацион үзәге вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар «Иннополис» МИЗ һәм «Сколково» фондыныңуртак проектларын гамәлгә ашыру, Сколтех белән Иннополис Университеты арасында хезмәттәшлекне киңәйтү, шулай ук Иннополиста инновационинфраструктураны үстерү буенча ВЭБ.РФ белән уртак проектлар турындафикер алыштылар.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, агымдагы шартларда ИТ-тармакның роле шактый көчәйде. Татарстан һәрвакыт ИТ-өлкә үсешенәаерым игътибар бирде. Республиканың ИТ-индустриясендә 3 меңгә якынкомпания һәм 40 меңнән артык белгеч исәпләнә.
Рөстәм Миңнеханов инновацион үсештә Иннополиска аерым роль бирелә, дип белдерде. "Иннополис - республика мәйданчыгы түгел, ә куәтле федеральИТ-үзәк, ул ил масштабында бурычларны хәл итә. Монда 323 компания эшли, без финанс күрсәткечләре үсешен күрәбез. Шәһәр халкы саны арта", - диде ул.
Игорь Шувалов, үз чиратында, Иннополис үсеше потенциалын югарыбәяләде. «Шәһәр булды, социаль инфраструктура үсә, беренче класслы эшурыннары булдырылган. Иннополис Университеты аерым урын алып тора. Без Сколково һәм Сколтех проекты белән бергә Иннополис белән реальпартнерлык төзергә планлаштырабыз. Хәзерге шартларда без беренче чираттаүз көчебезгә таянырга тиеш", - диде ул.
Игорь Шувалов Татарстанда зур фәнни-технологик потенциал туплануынассызыклады. «Биредә талантлы кешеләр яши. Республика үзгәрә. Казан-Россиянең генә түгел, Европаның да иң яхшы шәһәрләренең берсе. Без үзкөчебезне берләштереп, инновацион үсешкә ярдәм итәргә җыенучыларга иңяхшы мөмкинлекләр бирербез дип ышанабыз. Татарстан һәм Иннополисныңкиләчәге бик зур", - диде ВЭБ.РФ башлыгы.
Киңәшмә ахырында «Иннополис» МИЗ һәм «Сколково» фонды, шулай укИннополис Университеты һәм Сколтех арасында хезмәттәшлек турындаберничә документ имзаланды