Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Кувейт чит иленең делегациясе белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар.
Очрашу барышында чит ил кунакларына Татарстанның яңа инвестицион мәйданы турында видеоролик күрсәттеләр һәм мәйданның төп кластерларын һәм аны тормышка ашыру этапларын күрсәтүче «СМАРТ Сити Казан» проектын презентацияләгәннәр.
Кувейт делегациясе җавап сүзендә үзенең уникаль проекты Sabah Al Ahmad Sea City – Кувейттан 85 километр көньякка таба ераклыкта Фарсы заливы яр буенда урнашкан шәһәр турында сөйләгән. Проектның үзенчәлеге – Кувейт өчен бик кирәкле элементы булган су янында урнашу һәм проектта тормышка ашырылган технологияләрне күрсәтү. Шәһәр төзүе 2002 елда башланган һәм аны 10 этапта 25 ел эчендә бетерергә планлаштырыла. Уйлап табучылар фикеренчә Sabah Al Ahmad Sea City шәһәрендә якынча 100 мең кеше яшәчәк.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте