Казан аэропортында яңа күтәрелү-утырту юлы ачылды

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан” халыкара аэропортында яңа күтәрелү-утырту юлы һәм реконструкцияләнгән пассажир перронының тантаналы ачышы үтте. Церемониядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Һава транстпорты Федераль Агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Махов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан шәһәренең мэры Ильсур Метшин, Лаиш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнаштылар.

Универсиадага әзерләнү кысаларында “Казан” аэропортының яссылык корылышларын реконструкциясе 2011 елда башланган. Эшләрне финанслар белән тәэмин итү 4, 89 млрд. рубль бөтен хакы булган “Россия транспорт системасын үстерү (2010-2020)” федераль программасы буенча килде.

Соңгы елларда кулланылмаган аэропортның иске күтәрелү-утырту юлы киңрәк һәм озынрак булып чыкты – хәзер үзенең 3750 м озынлыгы һәм 60 м киңлеге  белән ул хәтта иң зур самолетларны (А380 самолетын) кабул итә ала. Хәзер кулланыла торган күтәрелү-утырту юлы башта булмаган магистраль рулеж юлы ролен алачак һәм бу юлның кертү мөмкинлеген артырачак.

2030 елга пассажирлар агымы интенсивлыгы үсүе прогнозы нигезендә пассажирлар  перроны шактый зурайган, хәзер аның мәйданы 164 мең кв.м. тәшкил итә. Шулай ук тоташтыра торган рулеж юлларын реконструкцияләү үтте, чистарту корылышлары, дренаж ятьмәсе төзелде, утырту вәсилләре, һавада хәрәкәте һәм ут сигналлары җиһазлары алмашынды.

Бүген яңа перроннан һәм яңа юлдан беренче техник рейс тормышка ашырылган. А319 самолеты бортына реконструкция өчен җаваплы оешмалар җитәкчеләре, төзүчеләр һәм журналистлар күтәрелде. Аэропорт тирәсендә  очып, самолет яңа юлга утырды. Трап янында пассажирларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршылады.

Церемониядә чыгыш ясаганда, ТР Президенты: ““Казан” аэропортының модернизациясе ахырына җитә – бары тик реконструкцияләнгән 1 нче терминалын ачырга калды”, - дип билгеләде. Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, модернизация барышында яңа терминал 1А һәм интермодаль ташулар линиясен ачуын искә төшерде. “Бездә яңа аэропорт комплексы барлыкка килде һәм аның нигезе – яңа юл”, - дип ТР Президенты ассызыклады.

Ул Универсиадага аэропортны реконструкцияләү турында 2 елга иртәрәк төзү нәтиҗәсе өчен Россия хөкүмәтенә һәм РФ Транспорт Министрлыгына рәхмәт белдергән. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Росавиациягә, проектны уйлап табучыларга һәм төзүчеләргә рәхмәт белдергән. “Пассажирлар агымы елга 1,5 млн. кешедән артык, ә хәзер бездә 2,4-2,5 млн. кеше үтә алачак. Аэропорт – бик мөһим һәм кирәк объект булып тора”, - дип уйлый Рөстәм Миңнеханов. Президент, шулай ук, яссылык корылышларны реконструкцияләүдә катнашкан төзүчеләргә республикадан бүләкләр биргән.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International