Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Санкт-Петербургта үтәчәк Халыкара икътисади форумында катнашачак

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген төньяк башкалада урнашкан “Ленэкспо” (ПМЭФ) күргәзмә комплексында 17 нче Петербург икътисади форумы ачылды. ПМЭФ-2013 үзенең эшен “Глобаль икътисад перспективалары: кыю хәрәкәт өчен вакыт” девизы астында башлады. Форум 3 көндә үтәчәк һәм якынча 5 мең делегат җыячак. Форумга алып баручы экспертлар, йогынтлы чиновниклар, Россия һәм БДБ илләре предприятияләренең башлыклары киләчәк.

Татарстан Республикасы делегациясе башлыгында  ПМЭФ-2013 эш визитында ТРның президенты Рөстәм Миңнеханов булачак. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хайруллин, ТРның сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы беренче урынбасары Руслан Кабиров, “Ак Барс” холдингының генераль директоры Иван Егоров.

 Форумны оештыручы комитеты сүзләре буенча, форум программасы 4 тема тирәсендә төзелгән: “Көчле икътисади үсеше глобаль темасы”, “Россия глобаль урынында”, “Үзгәртүләрнең яңа катализаторлары”, “Дөньяны үзгәртүче сөйләшүләр”. Россиядәге массакүләм матбугат чаралары буенча, көчле глобаль икътисад үсеше турындагы пленар утырышында чыгыш ясачак РФ Президенты Владимир Путинның чыгышы форумның кульминациясе булып торачак.

Форумның төп чаралары кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чит ил компанияләре белән очрашуларда катнашачак.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International